Фән бәйгесе җиңүчеләрен “Таяну ноктасы” бер студиягә җыя

Пәнҗешәмбе, 20 нче апрель, «Таяну ноктасы» туры эфирда татар теле һәм әдәбиятыннан V Халыкара олимпиада катнашучылары белән әңгәмә уздыра. Студиягә шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан мәртәбәле кунаклар килүе дә көтелә.
Туган телне үстерүгә багышланган мондый чаралар нинди әһәмияткә ия? Быелгы нәтиҗәләр нәрсә вәгъдә итә? Халыкара бәйгеләр үз масштабларын киңәйтәме һәм тел үсешендә алга китеш ничек күзәтелә? Барлык килеп туган сорауларга тулы һәм кызыклы җаваплар студия кунаклары катнашында көтелә. Туган тел үсешенә багышланган «Татар теленең бүгенге көндә актуальлеге» темасы бүген күпләрне борчыган өлкә исәпләнә.
Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 20 нче апрель, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Хәзер «Таяну ноктасы» дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр