Фәрит Бикчәнтәев Камал театрының яңа спектаклендә үзе булып уйнаудан баш тарткан

Г. Камал театрының «Дәрсе гыйбрәттер театр…» дип исемләнгән театраль сәяхәте театрга яшь режиссер булып Марсель Сәлимҗанов кайткан чор белән тәмамлана. Әлеге яңа проект кичә журналистларга тәкъдим ителде, тамашачы аны 22 һәм 29 апрельдә карый алачак.
Исегезгә төшерәбез, спектакль татар театры тарихына багышлана һәм күренешләр сәхнәдә түгел, ә театрның тамашачы аяк басмаган төрле почмакларында бара. Вакыйгалар 1906 елдан башлана һәм тугыз урында тугыз күренеш күрсәтелә.
Спектакльдән соң фикер алышу вакытында әйтелүенчә, баштарак тагын бер күренеш планлаштырылган булган. Әмма анда уйнарга тиешле артист… Фәрит Бикчәнтәев уйнаудан баш тарткан. Шунлыктан яшь режиссер Фәрит Бикчәнтәевның театрга кайтып кергән мәле театраль сәяхәттән төшеп калган һәм тамашачы Марсель Сәлимҗановның Фәрит Бикчәнтәевка әйткән: «Син дә куячаксың әле «Зәңгәр шәл"не», — дигән сүзләрен ишетмәячәк.
Әлеге күренештә Марсель Сәлимҗанов ролендә Илдар Хәйруллин, ә Фәрит Бикчәнтәев үзен уйнарга тиеш була.
«Безнең яшьләребез бер чама бит, ул күренеш безнең башкаруда сәер күренер иде», — дип аңлатты Фәрит Бикчәнтәев.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр