Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
13.06.2017

Галимнәр Казан паркларының экологик торышын тикшерә

Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре башкала паркларының экологик торышын тестлаштыра башлады. Тест-объект сыйфатында каен серкәсе кулланыла, дип хәбәр итә югары уку йорты матбугат хезмәте.

Казан (Идел буе) федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы доценты Кадрия Ибраһимова сүзләренчә, серкә һава һәм туфрак пычранудагы аз гына үзгәрешләргә дә реакциясен күрсәтә.

«Уңай булмаган факторлар тәэсирендә серкәнең үзлеге һәм сыйфаты үзгәрә. Аерым алганда, серкә бөртекләре стерильләшә һәм үсми. Ни өчен шулай икәнен әлегә без аңлата алмыйбыз. Бары тик Казанның Горький исемендәге паркында вазгыять барысыннан да начаррак, анда каен серкәсе барлыкка килүгә уңай шартлар юк», — дип сөйли ул. Каен серкәсе өчен чагыштырмача уңай шартлар — Химиклар мәдәният йорты паркында.

Эксперт кеше паркта озак вакыт булмаганда сәламатлеккә зыян юк, дип белдерә. Тикшеренүләр ике ел гына бара, әлегә алынган мәгълүматлар буенча барысы да анализлана.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин