Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
17.05.2017

Халыкара икътисади саммит турында "Таяну ноктасы" сөйли

Чәршәмбе, 17 нче май, «Таяну ноктасы» тапшыруына бу көннәрдә башкалада җыелган «Россия — Ислам дөньясы. Kazan Summit-2017» тугызынчы Халыкара икътисади саммитында катнашучылар килә. Алар бүгенге Ислам дөньясы яңалыкларын һәм аларның уңай хәл ителеш юллары мәсьәләсен ачыклыйлар.

Май аенда Татарстан башкаласына «Россия — Ислам дөньясы. Kazan Summit-2017» тугызынчы Халыкара икътисади саммитында катнашучылар җыела. Бу Россиянең Ислам хезмәттәшлек оешмасы (ОИС) белән үзара эшчәнлекнең төп мәйданчыгы. Ул бар дөньяның 57 дәүләтен берләштерә. Аның әгъзалары сәяси, икътисади, социаль, мәдәни һәм мәгълүмати сорауларны тикшерәләр. ОИСның берләштерелгән утырышларында экология һәм туризм, мәгариф һәм хәйриячелек проблемалары хәл ителә. Форум белән кызыксыну елдан-ел арта. Ватаныбыз бизнесы вәкилләре, банк секторы һәм Россия төбәкләре саны арта.

Соңгы елларда Россия эчке эшләр министрлыгы белән хезмәттәшлек ныгыды, хәтта министрлык саммитта үз секциясен үткәрә. Казан саммиты 2009 нчы елдан үткәрелә. Аның вәкилләре саны елдан-ел үсә. Әгәр 2012 нче елда Татарстан башкаласына 30 илдән меңгә якын кунак килсә, узган елда 51 дәүләттән ике мең катнашучы булган.

Зур чарага кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 17 нче май, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин