Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
19.07.2019

Хәзрәт Вәлиулла Якупов вафат булганына 7 ел узды

Аның турында Казан шәһәре Совет мөхтәсибәтенең «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үз Instagram челтерендә язды.

— Вәлиулла хәзрәтне искә алдык бүген. Вафатына җиде ел үтеп тә киткән. Аның тырышлыгы белән дөнья күргән хезмәтләрдән бүген дә файдаланабыз. Аның ныклы фикере, киңәшләрен бик юксынабыз. Дин-исламыбыз юлында кылган эшләрен Раббыбыз кабул кылсын. Шаһитләрдән итеп, урынын Җәннәттә кылсын, — дип язды ул.

2012 елның 19 июлендә Вәлиулла Якуп иртәнге сәгать унда үзе яшәгән өйнең керешендә билгесез зат тарафыннан атып үтерелә. Һөҗүмнән соң ул урамга чыгып, аны күрше йорт ишегалдында көтеп торган эш машинасы янына хәтле килә, шунда вафат була. Аны үтерү һәм шул ук көнне мөфти Илдус Фәизнең машинасын шартлату буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Белешмә

Вәлиулла Якупов 1963 елның 4 сентябрендә Башкортстанның Уфа районы Дмитриевка авылында туа. 1981 елда мәктәпне тәмамлап, Казан химия-технология институтына керә. Соңрак институтта эшли, аспирантурада укый, КДУның тарих факультетында читтән торып белем ала.

1990 елның 29 ноябрьендә Вәлиулла Якупов «Иман» мәркәзенең рәисе булып сайлана. Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлый. 1992 елның 6 ноябрьендә Апанай мәчете имам-хатибы итеп сайлана. 1993−1996 елларда ул Мөхәммәдия мәдрәсәсе ректоры була.

1995 елның гыйнварында Вәлиулла Якупов ТРМДН Президиумы әгъзасы итеп сайлана. 1995 елның мартыннан ул гарәп-инглиз көллиятенең мөдире булып тора. 1996 елның маенда Казан шәһәренең имам-мөхтәсибе урынбасары булып сайлана. Тагын бер елдан соң «Таныш булыгыз: Ислам» телевизион тапшыруының режиссеры була.

1997 елда Вәлиулла хәзрәт Татарстан Диния Нәзарәте рәисе урынбасары итеп билгеләнә. 1998 елның 14 февралендә ул мөфтинең беренче урынбасары — вакыфлар рәисе итеп сайлана. Бу вазифага ул 2002 һәм 2006 ел корылтайларында кабаттан сайлана. 2008 елның апрелендә аның вәкаләтләре туктатыла, ул дәүләт структуралары белән элемтәләр буенча мөфти урынбасары вазифасына күчерелә. 2011 елдан Вәлиулла Якупов Татарстан Диния Нәзарәтенең уку-укыту бүлеген җитәкли.

фото: rustamhazrat


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин