«Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры фестиваленең йомгаклау чаралары уза

13 май көнне Биектау районының Шәпше авылында «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры республика фестиваленең йомгаклау чаралары оештырылачак. Фестивальдә быел 52 фольклор коллективы һәм республиканың 21 районыннан, шулай ук Казаннан солистлар чыгышы көтелә. Барлыгы 400ләп кеше катнашачак. «Иске Казан түгәрәк уены» бәйрәменә килгән һәр кеше халык йолалары белән таныша алачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры фестивале беренче тапкыр 2010 елда Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырыла башлаган иде. Проектның максаты — татарның гореф-гадәтләрен барлау, аларны саклау һәм яшь буынга тапшыру, төрле төбәкләрдә иҗат итүче башкаручыларны бергә туплау, аларга методик ярдәм күрсәтү.
Фестиваль-бәйге 7 номинациядә уза: халык җыры, инструменталь музыка, гөсләдә уйнау,
Чыгышларны сәнгать белгече, ЮНЕСКО карамагындагы Халыкара Традицион Музыка Киңәшмәсе әгъзасы Эльмира Каюмова җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяли.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр