Хәбәрләр тасмасы
31.03.2017
Камал театры 270 мең сумлык чәчәк сатып ала

Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры 270 мең сумлык чәчәк һәм чәчәк композицияләрен сатып алачак. Мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында дөнья күрде.
Лотлар арасында бәйләмнәр, чәчәк һәм чәчәк кәрзиннәре бар. Конкурсны, контрактны иң арзан суммага башкаруга тәкъдим ясап, «Антей-групп» компаниясе отты. Театрга тере чәчәкләрдән 3 кәрзин, 230 букет, 400 канәфер, 100 роза китереләчәк. Максат итеп, «Заказчы чараларын чәчәкләр белән тәэмин итү» каралган.
Контрактның беренче бәясе 314 мең сум булганлыгын да искәртеп китик.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр