Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
16.07.2019

КАМАЗ кабат җиңүче

Антон Шабалов җитәкчелегендәге «КАМАЗ-мастер» экипажы йөк машиналары арасында «Ефәк юл» халыкара раллиенда җиңү яулады. Ярышларның финал махсус участогы 2 сәгать, 36 минутта тәмамланды.

«Ефәк юл» раллиеның икенче һәм өченче урынны шулай ук Татарстан командасы экипажлары алды. Пьедесталга Андрей Каргинов һәм Айрат Мәрдиев коллективлары күтәрелде. Ралли кысаларында спортчылар барлыгы 10 этап узды. Узышның гомуми озынлыгы 3500 км.

Фото: kamazmaster.ru


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин