Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Диния нәзарәте алдында торган бурычларны билгеләде

Татарстанда «Тормыш рәвеше буларак ислам» дип аталган проектны тормышка ашырырга вакыт. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөселманнарының VII корылтаенда ясаган чыгышында шулай дип белдерде.
Камил хәзрәт бүгенге заман мөселманының үз тормышын мәчеткә йөрү белән генә чикләмәвен, аның үз кызыксынулары булуын: аның гаилә планлаштыру үзәкләренә, фитнеска, ресторанга, мәктәпләргә, балалар бакчаларына йөрүенә игътибарны юнәлтте. «Шуңа күрә республикада мөселманнар өчен уңайлы мохит тудыруны максат итеп куйган „Тормыш рәвеше буларак ислам“ дип аталган проект эшләнде, һәм аны тормышка ашыра башларга вакыт җитте», — диде ул.
Мөфти 2013−2017 елларда башкарган эшләре турында хисап тотып, «Хозур» нәшриятында дөньяга рус, татар һәм гарәп телләрендә 200 дән артык китап чыкканын, 200ләп видеоролик төшерелгәнен һәм документаль фильмнар эшләнгәнен хәбәр итте. «Имамнар өчен „Шура“ журналы, рус телендә „Умма“, татар телендә „Дин вә мәгыйшәт“ газеталары чыга. „Ислам Тoday“
«Шушы хисап чорында Нәзарәтнең эшчәнлегендә татар рухи мирасын торгызу идеясе „кызыл җеп“ булып сузылды. Татарстан мөселманнарының тарихи хәтерен яңарту һәм бөек татар дин белгечләре исемнәрен мәңгеләштерү өчен, Шиһабетдин Мәрҗани, Татар дин галимнәре, Татар дини гореф-гадәтләрен торгызу, Хәнәфи мәзһәбе еллары игълан ителде. Өммәт яшәешен һәм эшчәнлеген тәэмин итәр өчен, Нәзарәттә тиешле идарә системасы: голәмәләр, казыйлар, аксакаллар шуралары, казыятлар һәм мөхтәсибәтләр булдырылды. Алар белән бергәлектә, Нәзарәт хәзрәтләр һәм киң җәмәгатьчелектә шактый популярлык казанган „Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә“ эшләп чыгарды», — дип сөйләде мөфти.
Камил хәзрәт 2016 елда Коръәннең «Каләм Шәриф» яңа басмасын бастырып чыгару Россия һәм бөтен дөнья мөселман өммәте тормышында әһәмиятле вакыйга булуын ассызыклады. «Без Россиядә беренче тапкыр Коръәннең тулы версиядәге аудиотасмасын да чыгардык. Бүгенге көндә Казанда һәм Татарстан районнарында 20дән артык Коръән түгәрәге булдырылды, „Рәшидә“ үзәге һәм „Мөхәммәдия“ мәдрәсәсендә Коръән өйрәнү факультеты ачылды», — диде.
Мөфти, алда торган бурычларга тукталып, татар дин галимнәренең хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү һәм укыту программаларына кертеп җибәрү, татар дини-фәнни мәктәбен торгызу,
Камил хәзрәт Сәмигуллин 2017 елның 15 нче сентябрендә Татарстанда Диния нәзарәте барлыкка килүгә 25 ел тулуын шәрехләп үтте. Мөфти Татарстанны Россиянең башка субъектларыннан аерып торган бер уңай якны билгеләп узды. «Республика өммәте бердәм, ә мөфтият бердәнбер. Шул ук вакытта мәхәлләләр саны буенча безнең Нәзарәт Россия мөфтиятләре арасында беренче урында тора. Форсаттан файдаланып, республика җитәкчелегенә, Президент Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, беренче Президент Минтимер Шәрипович Шәймиевкә тирән рәхмәтемне җиткерәм. Татарстан өммәтенең бербөтен булып сакланып калуында аларның өлеше зур», — диде.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр