Карикатура остасы кичке уенда иҗат илһамы эзли

Кичләрегезне ямьләндергән «Вечерняя игра» тапшыруының чираттагы кунагы танылган рәссам Вячеслав Бибишев була. Рәссамның сурәтләрендә дөньяга шәхси караш ачык билгеләнә.
Казанда туып үскән рәссам Вячеслав Бибишев күптән түгел Сербия дәүләтендә үз сурәтләреннән торган сәнгать күргәзмәсен ачуга ирешкән. Рәссамның мактаулы исемнәре бихисап күп: ул — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Рәсәй рәссамнары берлеге әгъзасы, «Золотой Эзот» бүләге иясе, күп кенә Халыкара бәйгеләр лауреаты, Татарстан журналистлары һәм рәссамнары берлекләре әгъзасы. Рәссам үзен карикатура остасы итеп тә танытырга өлгергән. Бибишев күргәзмәләрендә аның сәнгати сурәтләре янәшәсендә карикатуралары урын ала.
Танылган рәссам, график һәм карикатура остасы белән «Вечерняя игра» тапшыруын бүген, 3 нче май, 22:10 сәгатьтә карый аласыз. Тапшыру кабатлап күрсәтелә.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр