Казан быел шәһәр фонтаннарына 13 млнлап акча тотачак

Казан башкарма комитеты 2017 елда фонтаннарны карап тоту буенча бәйге игълан итте. Контрактның башлангыч бәясе 13 млнлап. Тендер турында мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында басылган.
Аукционда катнашу өчен гаризалар кабул итү 11 майда, аларны карау 12 майда төгәлләнә һәм аукцион 15 майда үтәчәк. Бәйгедә закон нигезендә бары кече эшмәкәрлек субъектлары яки социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар гына катнаша ала.
Заказчы — Казан тышкы төзекләндерү комитеты. Контрактның максималь бәясе 12 млн 999 тыс. 948 сум 1 тиен. Акчалар Татарстан бюджетыннан керәчәк.
Фонтаннарны карап тору эшчәнлегенә: аларны туктату һәм эшләтеп җибәрү, аларны чистарту, чүпләрен чыгару, электр двигательләренә монтаж һәм демонтаж ясау, савытларын су белән тутыру, гидроизоляция ремонты, декоратив сыннарны һәм архитектура корылмаларын карап тоту, төзәтү, электр монтажлау эшләре һәм башкалар керә. Алар барысы да агымдагы елның октябренә кадәр эшләнергә тиеш.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр