“Казан” Гаилә үзәге янында туристлык сезонын ачу тантанасы була

Быел Татарстан башкаласы кунаклар һәм анда яшәүчеләр өчен язын һәм җәйге чорда дүртенче Казан «велотөн», «Тәмле Казан» гастрономия фестивале, «Парижга тәрәзә» урам фестивален тәкъдим итәчәк. Ә Иске Татар бистәсе тарихын белү өчен, «Ретротрамвай"да сәяхәт кылу мөмкинлеге булачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
Шулай итеп, Казан җәйге яллар алдыннан үзе турында искә төшерә. Флешмоб нәтиҗәләре буенча видеоролик әзерләнәчәк, аны барлык социаль челтәрләрдә күреп булачак. Сүз уңаеннан, флешмобта катнашучылар арасында Казанның популяр күңел ачу үзәкләренә һәм музейларга билетлар уйнатылачак.
«Туристлык сезонына старт бирү - бу шартлы төшенчә генә. Чынлыкта, Казанга елның теләсә кайсы фасылында ихтыяҗ бар. Әмма җәйге чорда туристлар агымы көчлерәк, активрак, масштаблырак», — дип җиткерә Казан мэры Илсур Метшин.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр