Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
27.05.2019

"Казан-Аренада" бөтенреспублика ифтары узды (ВИДЕО)

Казанада тарихка кереп калырлык 15 мең кеше белән бөтенреспублика ифтары узды.

9 мең квадрат меторлык мәйдан, тавыш аппаратурасы, юл күрсәтүче банрлар намаз уку өчен махсус пластик җәйланмаларны «Казан арена» стадионында җәйделәр.

Ифтарга яшьләр бөтен Татарстаннан җыела, ифтар әзерләвендә 1 меңнән артык волонтер, баш күтәрми эшләде.

— Мин Чүпрәле районыннан бөтенреспублика ифтарына үзем килдем һәм булышып йөрим, Аллахы ризалыгы өчен, һәм үзем өчен, — ди волонтер Эльза Шәрәфетдинова.

Ифтар алдынна көннәр шактый суык торды, һәм 15 мең кешегә урын әзерләгәндә, җиңел генә эш тә бик озак вакытны ала.

— Элек дулкынланган булса, курыккан булса ахырында инде сокландык. Шаккатык, карале инде ничек күп волонтер җыелды дип, чөнки май аена кергәннән соң апрель ахырыннан башлап безнең бик күп волонтерлар көненә 15−20-шәр волонтер регистрация уза иде, — диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлек җитәкчесе, Айгөл Биктимерова.

Узган елдан аермалы буларак быел ирләр дә хатын кызлар дә беркөнне авыз ача.

Ризыкны исә быел азык-төлек департаментында әзерләп китерәләр, 1 тонна дөге, 15 мең чәк-чәк һәм өчпочмак, 600 йөз кг кәнфит. Табын әзерләү өчен генә 7, 5 млн сумнан артык акча китә.

— Президентыбыз дә, хәзрәтләребез дә бер үк өстәлдә утырып, бер үк пылауны ашап бергәләшеп намаз кылдык, ягъни бу чара безне берләштерә, һәм халыкны берләштерә, — диде Татарстан мөфтие, Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Бу елгы бөтенреспублика ифтары зурлыгы һәм әзерлеге буенча тарихка кереп калыр мөгаен.

фото: dumrt.ru


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин