Казанда авыл яшьләре халыкара форумы узачак

11−14 май көннәрендә Казанга дөньяның барлык почмакларыннан авыл яшьләре җыелачак. Биредә алар үзара тәҗрибә уртаклашыр дип көтелә. Әлеге чара кысаларында «Яшьләр. Авыл. АПК» авыл яшьләре халыкара форумы узачак. Чараны Россия авыл яшьләре берлеге һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе оештыра, дип хәбәр ителә әлеге оешма сайтында.
Форум кысаларында авыл яшьләре, яшьләр сәясәте белән эшләү системасы һәм механизмы буенча дискуссия мәйданчыклар үткәрелер дип көтелә.
Катнашучыларга Казанның кызыклы урыннарына экскурсияләр дә оештырылачак. Соңрак форум яшьләре Алабуга районына юл тотачак. Биредә алар авыллар, аларның халкы, тарихы, көнкүреше, район мәдәнияте белән танышачак.
Форумда 18 — 35 яшьлек кешеләр катнаша ала. Моның өчен 30 апрельгә кадәр ais.fadm.gov.ru сайтында электрон гаризаны тутырырга кирәк иде. Катнашу бушлай.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр