Казанда бу атнада "Ашыгыч ярдәм" хезмәтен чакыру саны кимегән

Казанда узган атнада, ягъни 24−30 апрель көннәрендә, «Ашыгыч ярдәм"гә мөрәҗәгатьләр саны кимегән. Барлыгы 7,4 мең чакыру кабул ителгән. Аннан алдагы атна белән чагыштырганда, авырулар һәм бала табу белән бәйле очраклар 192 гә кимрәк.
1,3 мең очракта ашыгыч ярдәм машинасын җәмәгать урыннарына чакыртканнар. Иң күп мөрәҗәгатьләр — 5,7 мең - төрле авырулар белән бәйле булган, шул исәптән, 209 инсульт һәм 37 инфаркт та бар. 66 тапкыр «Ашыгыч ярдәм» табиблары бала табу очрагы буенча барган.
Мең тапкырдан артыграк ашыгыч ярдәм фаҗига урыннарына чакыртылган, шул исәптән 48 тапкыр юл транспорт һәлакәтенә, анда 42 кеше зыян күргән. Аларның 15е хастаханәгә озатылган. Берсе фаҗига урынында ук һәлак булган.
Узган атнада ашыгыч ярдәм табиблары 28 тапкыр янгын очрагы буенча чакыртылган. Юл транспорты һәлакәте буенча мөрәҗәгать итүләр — 24кә, янгыннар — 6га, инсульт 13кә арткан. Миокард инфаркты һәм бала табу очрагы буенча мөрәҗәгатьләр саны икегә кимегә. Җәмәгать урыннарына чакырулар 154кә арткан.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр