Казанда игелекле эшләр ункөнлеге старт ала

Бүген Казанда традицион язгы игелекле эшләр ункөнлеге старт ала. Декада кысаларында беренче тапкыр «Игелекле эшләр көндәлеге» проектына нәтиҗәләр чыгарыла.
Искәртеп үтик, уку елы башында Казанның барлык беренче сыйныф укучылары «Игелекле эшләр көндәлеге» алып, уку елы дәвамында анда үзләре башкарган яхшы эшләрен теркәп барды. Басма көндәлектән тыш дневникдобрыхдел. рф порталы да эшләп килде, биредә укучылар өчен төрле бәйгеләр, викториналар барды.
Башкарган эшләренә карап, һәр мәктәптән проектка дусларын, туганнарын тарткан укучыны билгеләячәкләр.
Район этабында җиңүчеләр Мактау грамоталары белән бүләкләнәчәк. Шәһәр этабында иң актив 12 беренче сыйныф укучысы ачыкланып, аларны 23 майда шәһәр «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә башкала мэры Илсур Метшин бүләкләячәк.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр