Хәбәрләр тасмасы
18.05.2017
Казанда Короленко урамында транспорт хәрәкәте юлы вакытлыча ябыла

19 майдан 18 июньгә кадәр Казанда Короленко урамында транспорт хәрәкәте юлын өлешчә ябачаклар, дип хәбәр итә Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы .
I этапта — 19 майдан 1 июньгә кадәр — Ямашев проспекты, 19 нчы йорт белән Короленко урамы, 24 нче йорт арасындагы — Черноморская урамыннан Ямашев проспекты юнәлешендәге юл участогы;
II этапта — 4 нче июньнән 18 июньгә кадәр Короленко урамы, 24 йортка таба бара торган җирле участок — Черноморская урамыннан Ямашев проспектына таба юнәлештә ябыла.
Юлның вакытлыча ябылып торуы Казанда җылыүткәргеч системаларны үзгәртеп коруга бәйле.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр