Хәбәрләр тасмасы
25.04.2017
Казанда суга сикерү буенча Россия чемпионаты уза

3−7 майда Казанның Су спорты төрләре сараенда суга сикерү буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышта илнең 14 төбәгеннән 160 спортчы көч сынашачак. Бу хакта Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе матбугат хезмәте җиткерә.
Ил чемпионаты кысаларында спортчылар 1 һәм 3 метрлы трамплиннан, шулай ук 10 метрлы каланчадан сикерү осталыкларын күрсәтәчәк. Җиңүчеләр дүрт дисциплина — индивидуаль, синхрон, катнаш сикерү һәм командалы ярышлар буенча ачыкланачак. Россия чемпионаты нәтиҗәләренә карап, 2017 елгы Киевта уза торган Европа чемпионаты һәм Будапешттагы Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашачак ил җыелмасы составы туплана.
Казандагы ярышларны тамаша кылу түләүсез оештырыла.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр