Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
16.05.2019

Казанда "Яшьләр" торак комплексында бер йорт төзелеп бетәчәк һәм файдалануга тапшырылачак

Казанда кешеләр «Яшьләр» торак комплексындагы үз фатирларына 2011 елдан керә алмый.

— 2013 елда фатир алачагым билгеләнде. Минем өч балам бар. Алар барысы да, башкаларга акча түләп, яшәргә мәҗбүр", — дип сөйли «Яшьләр» торак комплексының өлешчесе Гөлсара Топоркова.

Башкарма комитет вәкилләре «Акташ» компаниясе җитәкчесенә йортлар төзелешен тәмамлау турында сораулар бирделәр.

Фатир алырга тиеш кешеләргә беренче йортны июнь аенда тапшыруны вәгъдә иттеләр. Ә икенче йортны ел ахырында тапшырачаклар, дип ышандырдылар.

— Әлегә түләү белән нәрсә булачагы аңлашылмый, әмма вакыт күп калмады, — дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов.

Торак комплекс территориясендә иң проблемалы булып бишенче йорт кала, аны төзү эшләренә киләсе елда гына керешергә планлаштыралар.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин