Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
27.05.2019

Авиатөзелеш районының Павлов урамында яшәүчеләр арасында яңа мәчет төзелүе буенча бәхәсләр бара.
Якын киләчәктә монда мәчет төзергә җыеналар, мөселмәннәр аны гөмер буе көтә.
-Монда күпме татар яши, без хәзер бөтән районга мәчеткә бара алмыйбыз, — ди академик Павлов урамындагы йортта яшәүче, Рәшит Сәмигуллин.
Икенче якта бу территориядәге төзелешкә каршы булучылар моның мең дә бер сәбәбен атыйлар.
-Мәчеттә мулла укый, чиркәүдә кыңгырау яңгырышы ишетелә һәм якын тирәдә урнашкан мәктәптәге балаларга комачаулы һәм минемчә балаларга динне көчләп кертү кирәк түгел, — ди академик Павлов урамындагы йортта яшәүче, Евгения Шлякина.
Машиналарга урын җитмәгән кебек мәчетләрдә кешегә урын җитми диләр гыйбадәтханә яклылар, аеруча бәйрәмдә.
Авиатөзелеш районында якын тирәдә урнашкан мәчетләр юк, иң якыны Нурислам мәчете генә, тик ул шәхси секторда. Аңа кадәр 3 чакрым сектор барырга кирәк, бу кимендә ярты сәгать. Шул ук вакытта районда 6 чиркәү бар.
Мәчет төзелү участок өчен аренда килешүе 2017 елда ук төзелгән булган. Төзелеш өчен рөхсәт бар, проект кабул ителгән диделәр Казан хакимиятендә.
-Безнең чиркәү бар аны күптән түгел генә төзеделәр һәм Казан нуры мәчете Әмирхан белән Чистопольский урамнарында. Ул беркайчан да комачаулаганы юк, азан тавышы безнең күңелебезгә якын, чиркәүнең сукканы да ишетелеп китә, без бит бергә яшибез ике халык, бер беребезне аңларга тиеш, — диләр Мәгъсүм һәм Рушания Таҗетдиновлар.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин