Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
31.05.2017

Казанга Пекиннан туристлар өчен турыдан-туры беренче чартер очышы башкарылды

Бүген Мәскәү вакыты белән 07.20 сәгатьтә «Казан» аэропортында Кытай Халык Республикасыннан туристлар өчен беренче самолет каршы алынды.

Авиациядә кабул ителгәнчә, беренче махсус очышны башкарган очкыч, Казан аэропортына төшеп утыргач, брандспойтлар һәм янгын сүндерү машиналары ярдәмендә ясалган «Су капкасы» аша үтте.

Бортында кытай туристлары булган NN 820 номерлы Казан-Пекин рейсы «ВИМ-Авиа» авиакомпаниясе тарафыннан башкарылды.

Июнь аеннан 2017 елның октябренә кадәр «ВИМ-Авиа» авиакомпаниясе тарафыннан әлеге рейслар 282 пассажир сыешлы «Боинг 777» очкычында даими булачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин