Казанга Тольятти шәһәренең “Пилигрим” курчак театры килә

Казанда Тольятти шәһәренең «Пилигрим» курчак театры гастрольләре булачак. Бу хакта «Әкият» курчак театры матбугат хезмәте хәбәр итә.
6 һәм 7 май көннәрендә Татар дәүләт «Әкият» курчак театры сәхнәсендә Тольятти артистлары казанлыларга А. Чеховның «Каштанка» хикәясе буенча лирик спектакль күрсәтәчәк.
Каштанка исемле эт агач эшләре остасы Луканың остаханәсендә яши. Әмма көннәрдән беркөнне, урамда адашып йөреп, циркта хайваннар өйрәтүче Жорж исемле кешегә килеп эләгә. Шулай итеп аның яңа хуҗасы, дуслары, Тетка дигән яңа исеме һәм цирк артисты булу мөмкинлеге барлыкка килә. Каштанка -Тетка бик талантлы эт булып чыга. Бер сүз белән әйткәндә, Каштанка өчен яңа торнмыш башлана.
Мәхәббәт һәм тугрылык, талант һәм үз-үзеңне корбан итү, киләчәк язмышыңны сайлаудагы кыенлыклар турындагы спектакльнең нигезенә Каштанканың хис-кичерешләре салынган.
Яшь тамашачыларга «Ни өчен Каштанка яхшы күңелле яңа хуҗасын, танылган артист тормышын ташлап, элеккеге „эт тормышын“ сайлаган?» дигән сорауга җавап эзләргә туры киләчәк.
Үз чиратында «Әкият» курчак театры 12 һәм 13 май көннәрендә Тольятти шәһәрендә Г. Тукай әкиятенә нигезләнеп язылган, Г. Рәхим сценарие буенча куелган «Кәҗә һәм Сарык» спектаклен күрсәтәчәк.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр