Хәбәрләр тасмасы
11.05.2017
Кино залларын модернизацияләүгә миллиард сум акча бүлеп бирелгән

2017 нче елда Кино фонды 500 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктларда кино залларын модернизацияләү буенча конкурсны янә үткәрәчәк. Әлеге максатка 1 млрд сум акча бүлеп бирү ниятләнгән, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз: конкурс 2015 елдан бирле үткәрелә. Әлеге дәвердә 18 муниципаль кино залы федераль бюджеттан һәркайсы 5 млн сум акча алган.
Хәзерге вакытта Татарстанда Тәтештә, Әгерҗедә, Менделеевскида, Мамадышта, Лениногорскта, Зәйдә һәм Баулыда 7 модернизацияләнгән кино залы ачылган. Калганнары 2018 елга әзер булачак.
Кино залларын модернизацияләү буенча конкурсны үткәрү шартлары һәм вакытлары http://fond-kino.ru. сайтында урнаштырылачак.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр