Май аенда “Яңа Гасыр” кабаттан “ак чәчәкләргә күмелә”

10 нчы майдан «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Ак чәчәкләр» татарча сериалы күрсәтелә башлады. Бер исемдәге роман буенча төшерелгән чын татарча телевизион фильмны карамыйча калмагыз.
«Ак чәчәкләр» сериалы — ун серияле татарча телевизион фильм. Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы (1965) буенча 2015 елда Казанда төшерелде. Фильм «Татарстан Республикасы телләрен саклау дәүләт программасы (2020 елга кадәр)» кысаларында Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» студиясендә эшләнелә. Нәфис фильм «Ак чәчәкләр» романы язылуга 50 ел тулуга багышланган. Мәхәббәт, намус, профессиональлек, җәмгыять алдындагы бурыч кебек сыйфатларга багышланган әсәр төрле телләргә тәрҗемә ителеп, үз укучыларын таба, роман үз вакытында бик популяр була. Фильмда да сугыштан соңгы чор кешеләренең күңел яктылыгы, моннан 50 ел элек яшәгән табибларның эш принциплары, авыруларга мөнәсәбәте, профессионализмга карашы турында бәян ителә.
«Ак чәчәкләр» татарча сериалын 10 нчы майдан «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында һәр эш көнендә 17:00 сәгатьтә карый аласыз.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр