Марат Әхмәтов: Татарстан яшелчәләр белән тулысынча тәэмин ителмәгән дип санала

Татарстанның яшелчәләр белән тәэмин ителеше җитәрлек дәрзҗәдә түгел. 20 апрельдә Татарстанның яшелчә кластерын үстерү мөмкинлегенә багышланган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип белдерде. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фикер алышуда Татарстан Республикасы
«Татарстан яшелчәләр белән тулысынча тәэмин ителмәгән дип санала, — дип белдергән, очрашуны ачып, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов. — Республикада бу юнәлештә эшләү өчен зур чәчүлек мәйданнары бар, димәк, мөмкинлекләр күп, эшләргә генә кирәк».
Министр урынбасары Илдус Габдрахманов Әлмәт муниципаль районында «Яшелчә аланы» («Овощная долина») проектын гамәлгә ашыру турында сөйләгән. «400 га территориядә мәйданнарны заманча сугару технологияләре белән җиһазлау һәм яшелчә культуралары үстерү буенча зур эш башкару планлаштырыла», — дигән министр урынбасары.
Проект гамәлгә ашырылганда, шул тирәдәге районнар халкының яшелчәгә ихтыяҗы тәэмин ителәчәк, 500дән артык эш урыны булдырылачак.
Очрашуда Чүпрәле, Чирмешән, Теләче һәм Кукмара районнарында яшелчә культураларын шулай җитештерүне оештыру мөмкинлекләре турында да фикер алышу булган. Сөйләшү барышында финанс чараларын табу, сугару системалары һәм корылмалары урнаштыру, кирәкле техника сатып алу, яшелчәсаклагычлар төзү мәсьәләләре дә каралган.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр