Машинаны яңа йөртә башлаучылар юлда үзләрен тәртиплерәк тота

Машина йөртү стажлары ике елдан ким булганнарның гаебе белән килеп чыккан
Быел өч ай эчендә машинаны яңа йөртә башлаучылар 1788 юл һәлакәтенә гаепчесе булган, анда 156 кеше үлгән (алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда 18,8 процентка ким) һәм 2588 кеше җәрәхәт алган (19,4 процентка азрак).
Экспертлар фикеренчә, тәҗрибәсез машина йөртүчеләр юлларда үзләрен ышанычлырак хис итсен өчен автомәктәпләрдә укыту сыйфатын яхшыртып кына калмыйча, юллар торышына да ныклы игътибар бирергә кирәк.
«Тулаем алганда, яшь автомобильчеләр тәртипле йөри башлады, дип сөйләгән «Известия"гә «Куркынычсыз хәрәкәт» эксперт үзәге генераль директоры урынбасары Александр Ревский. — Статистика шуны күрсәтә. 2016 елда илдә машина йөртү стажлары ике елдан ким булганнарның гаебе белән 11 960 һәлакәт булды, бу 2015 елгыдан 17,4 процентка кимрәк. Һәлакәтләрнең 2016 елда аз булуының тагын бер сәбәбе — машина йөртү таныклыклары алдагы елларга караганда узган ел шактый ким бирелгән».
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр