Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
19.05.2017

Месье үзенең чын аш-су осталыгын җыр белән кушып дәлилли

Якшәмбе, 21 нче май, “Секреты татарской кухни” тапшыруы ашханәсендә яшь җырчы Рамил Айнетдинов тәмле ризык әзерли. Җырчы үзе белән якыннан таныштыру өстенә, чын француз телендә сөйләшеп һәм җырлап күрсәтергә дә исәпли.

Рамил Айнетдинов тумышы белән Ульян өлкәсеннән, бүгенге көндә Казан каласының Нәҗип Җиһанов исемдәге Казан дәүләт консерваториясендә белем ала. Татар һәм рус телендәге җырлар белән бергә, музыкант чит тел җырларын да яратып башкара. Җырчы үзе алдына зур иҗади планнар куйган һәм аларны ул якын арада тормышка ашырырга исәпли. “Секреты татарской кухни” тапшыруы ашханәсендә дә яшь җырчы үзенең тәвәкәллеген күрсәтә алырмы? Моны сез якшәмбе көнне аш-су осталыгына өйрәткән “Секреты татарской кухни” тапшыруын карап белә аласыз.

Яшь җырчының җырлап әзерләнгән тәмле ризыкларын 21 нче май 11:30 сәгатьтә “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалыннан сез дә күзәтә аласыз.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин