Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
07.06.2017

Мөфти мобиль кушымта аша сорауларга җавап бирә

Хәзер теләге булган һәркем Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга Halalguide кушымтасы аша үзенең сорауларын бирә ала. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Halalguide — мөселманнар өчен эшләнгән уникаль кушымта. Мөфтигә сорау бирү өчен әлеге кушымтаны телефонга күчерү һәм «Имамга сорау» бүлеген табу сорала, шуннан соң исемлектән Камил хәзрәтне сайларга кирәк.

Islam-Today.ru интернет-газетасы битләрендә Камил хәзрәтнең 50гә якын җавабы басылып чыкты.

(Татар-информ)



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин