"Мин беләм" интеллектуаль уены - татар телле тагын бер проект башланды

4 нче апрель көнне Казан кафеларының берсендә беренче тапкыр «Мин беләм» исемле татарча интеллектуаль уен узды. «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе, уенны күзәтте һәм анда катнашучылар белән аралашты.
Бу — Казанлылар өчен яңа төр күңел ачу чарасы. Моңа кадәр татар телендә интеллектуаль уен мондый масштабта үткәрелгәне юк иде. Проект максатларының берсе — татар телен үстерү.
«Мин беләм» — төркем уены. Һәр төркемдә катнашучылар саны дүрттән алып алтыга кадәр була ала. Алты турда узучы уенда катнашучылар алып баручының сорауларына җавап уйлый. Иң күп дөрес җавап биргән команда җиңүче исеменә лаек була.
«Проект гади бер кич утырудан башланды. Без, Казанда һәм чит регионнарда яшәүче татар яшьләре, еш кына җыелышып кич утырабыз. Шундый очрашуларның берсендә рус телендә хәзер бик популяр булган интеллектуаль уенны татарча үткәреп карау тәкъдиме әйтелде», — дип сөйләде уенны оештыручыларның берсе Ильмира Камаева.
енда катнашу өчен 4−6 кешенең төркем булып туплануы, интернетта теркәлү узуы һәм уенга килү генә сорала. Оештыручылар проектның идеясен кемнеңдер җиңүе һәм кемнеңдер җиңелүендә түгел, ә күңел ачуда, вакытны файдалы уздыруда һәм татарча аралашуда күрә. «Үз төркемен туплый алмаган кешеләргә дә уен өстәле артында һәрвакыт урын табылачак», — ди алар. «Мин беләм"дә катнашучылар өчен яшь чикләүләре юк, әмма басым яшьләргә ясала.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр