"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе "Таяну ноктасы" үзәгендә

Сишәмбе, 25 нче апрель, «Таяну ноктасы» тапшыруында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе турында әңгәмә оештырыла. Акциянең төп максаты — шәһәр мохитендә татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү, шәһәрдә яңа татар мәдәнияте формалаштыру эшендә ярдәм итү.
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе — татар телен популярлаштыруның иң үзенчәлекле һәм халыкта зур кызыксыну уяткан чараларының берсе. Студиянең кунаклары — Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин, акцияне оештыручыларның берсе, журналист Римма Бикмөхәммәтова, Мари илендә татар яшьләре белән эшләүче җәмәгать эшлеклесе, шулай ук акцияне оештыручыларның берсе Рамай Юлдашев быелгы акция һәм аның әһәмияте турында бәхәс оештырырлар.
Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 25 нче апрель, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Хәзер «Таяну ноктасы» дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр