Хәбәрләр тасмасы
16.05.2017
Мәскәү солдатларына каршы кыр көрәшенә “Рубин” футболчылары күтәрелә

Чәршәмбе, 17 нче май, Казанның “Рубин” футбол клубы РОСГОССТРАХ Рәсәй Чемпионатында 29 нчы тур уенын үткәрә. Казан футболчылары үз кырында Мәскәүнең ЦСКА футболчыларын кабул итә.
РОСГОССТРАХ Рәсәй Чемпионатының лидерларыннан берсе булган ЦСКА профессиональ футбол клубына каршы уен җиңел булырга охшамый: чемпионлыкка мөмкинлеклекләрен югалтсалар да, мәскәүлеләр соңгы турларда уңышлы уен күрсәтәләр. Шунысы да кызыклы, бу уен “Рубин” командасының үз кырында уздырган сезонның соңгы уены була. Җанатарларын сөендерергә ашкынган “Рубин” футболчыларының нинди уен күрсәткәннәрен “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында язмада карый аласыз.
Уенның язмасы 17 нче май 00:00 сәгатьтә күрсәтелә. “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында җаваплы уенны карамыйча калмагыз!
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр