Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
20.05.2019

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова хокуксыз машина йөртү өчен штрафка тартылачак

Май бәйрәмнәре башында Заһитова «Instagram"дагы үз битендә видео белән уртаклашты. Әлеге видеода ул машина йөртә. Билгеле булганча, Алинәгә бары тик 16 яшь, ә машина йөртүгә рөхсәт 18 яшьтә генә бирелә. Машина йөртү таныклыгы булмаса, бары тик махсус машинада һәм инспектор булу очрагында гына, машина йөртергә ярый.

Танылган спортчының машинаны хокукы булмаган хәлдә йөртүе хокук саклау органнары тарафыннан да сизелмичә калмаган: эш материаллары ЮХИДИга тикшерүгә җибәрелгән. Спортчыга 5 меңнән 15 меңгә кадәр штраф яный.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин