Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
29.05.2017

Күпләрне сагындырган Хөршидә “Вечерняя игра” тапшыруында кунак була

Дүшәмбе, 29 нчы май, «Вечерняя игра» тапшыруы кунагы Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. «Яңа Гасыр» телеканалы тамашачыларына яхшы таныш булган Илтөзәр әфәнде соңгы яңалыклары турында сөйләр һәм аларга үз бәясен белдерер.

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев 1989 нчы елда Казан химия-технология институтын, ә 1995 нче елда Казан сәнгать һәм мәдәният институтын тәмамлый. Озак та үтми, Татар академия театрына кабул ителә. Шул ук вакытта үзе укыган институтта актерлык осталыгы буенча ассистент-педагог булып эшли башлый, берүк вакытта пьесалар тәрҗемә итә. Студент чагында ук Камал театры спектакльләрендә күмәк күренешләрдә катнаша. Аның төрле характердагы шәхесләре тормышчан һәм аларга эчке йомшаклык, интеллигентлык хас.

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты белән «Вечерняя игра» тапшыруын 29 нчы май 22:10 сәгатьтә карагыз.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин