Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
16.07.2019

"Победа" самолеты Казан аэропортына салонда төтен чыгу сәбәпле кире кайтты (ВИДЕО)

Санкт-Петербургка очкан «Победа» авиакомпаниясенең Боинг 737 самолеты Казан шәһәре аэропортына әйләнеп кайтты.

Мәгълүматларга караганда, «Победа» авиакомпаниясенең 185 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы булган Boeing 737−800 самолеты Казаннан Санкт — Петербургка юл тотты.

Салон төтенләнгән һәм сул двигателе ватылу куркынычы булу сәбәпле самолет 21: 25 сәгатьтә очып китү аэропортына әйләнеп кайтты.

Зыян күрүчеләр юк. Тикшерүчеләр килеп туган хәлне ачыклый.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин