Президент, Россиянең Хезмәт Герое исеме бирелү уңаеннан, Минтимер Шәймиевне котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевны аңа Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеме бирелү уңаеннан котлады.
«Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Сезне Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеме алуыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Бу — Сезнең туган республикабыз һәм халкыбызга тиңдәше булмаган
«Сез Татарстанны яңа кимәлдәге үсеш мәйданына алып чыктыгыз, куелган максатларга ирешү өчен, булган мөмкинлекләрне һәм нәтиҗәле тырышлыкны берләштереп туплый алдыгыз, туган Татарстаныбызда да, шулай ук Россиядә дә хаклы рәвештә көчле сәясәтче, алдан күрүчән дәүләт эшлеклесе һәм талантлы җитәкче буларак какшамас абруй казандыгыз», — дип котлавын дәвам иткән Президент.
Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевны «һәрвакыт беренче булды һәм беренче булачак та», дип белдерә һәм шул исәптән аның татарстанлылар һәм Россия субъектлары җитәкчеләре арасында да Россиянең Хезмәт Герое исемен беренчеләрдән булып алуын билгеләп үтә.
«Сезнең өчен ихластан шатмын, кадерле Минтимер Шәрипович. Сезнең гомумхалык иминлеге өчен йөрәгегезнең тынгы белмәвен һәм шул максатта хезмәткә омтылышыгызны, Сезнең көчле энергия һәм энтузиазмга ия булуыгызны беләм. Чын күңелдән Сезгә киләчәктә бәрәкәтле озын гомер, барлык уңай башлангычларыгызда уңышлар телим. Зур шатлыгыгызны уртаклашам һәм олы хөрмәтемне белдерәм», — дип тәмамлый республика җитәкчесе үзенең котлау юлламасын.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр