Радио көне белән иртәнге сәгатьләрдә котлыйлар

Җомга иртәсендә «Народный будильник» тапшыруы алып баручылары үз коллегалары — радио хезмәткәрләрен зур һөнәри бәйрәмнәре Радио көне белән тәбрик итә. Радио көне 7 нче майда гына бәйрәм ителсә дә, иртәнге тапшырулар иҗат берләшмәсе зур бәйрәм белән үз хезмәттәшләрен иртәрәк котларга булганнар.
Әйтергә кирәк, 5 нче май иртәсендә «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Болгар радиосы» хезмәткәрләре турында махсус сюжет күрсәтелә. Чын радио яшәешенең ничек алып барылганлыгын һәм радионың хезмәткәрләре өчен һөнәри бәйрәмнең нинди әһәмияткә ия булуы турында «Народный будильник» тапшыруында белә аласыз. Кызыклы һәм мавыктыргыч «Народный будильник» тапшыруын иртәгә карарга онытмагыз.
Үзләренең якыннарын, дусларын яки кайсыбер танышларын уятырга теләүчеләрдән гаризалар тапшыру редакциясендә 8 (843) 570−50−32 телефоны аша һәм «Народный будильник» тапшыруының социаль челтәрдәге рәсми битендә (vk.com/budilnik.tnvtv) кабул ителә.
Иртәнге тапшыруда тагын ниләр турында сүз барганын 5 нче майда 8:10 сәгатьтә «Народный будильник» тапшыруын карап белә аласыз. «Народный будильник» — һәр иртәдә безнең белән уяныгыз!
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр