Разил Вәлиев: "Тукай туган туфракта туу – горурлык һәм зур җаваплылык ул"

Һәр елны Габдулла Тукай туган көннәрдә бер төркем иҗат әһеле, бөек шагыйребезнең туган ягы Арча районына барып, Шигырь бәйрәмендә катнаша, шагыйрьнең туган туфрагына баш ия. Әлеге традицияне дәвам иттереп, кичә, 27 апрельдә, бер төркем иҗатчылар Арча районында булып кайтты.
Тукай туган көнне бәйрәм итәргә Башкортстан Республикасыннан да каләм ияләре килде. Алар — Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Зәки Әлибаев һәм танылган башкорт шагыйрәсе, тәрҗемәче Лариса Абдуллина. Кунаклар 26 апрельдә Казанда Туган тел көне уңаеннан уздырылган тантаналы чараларда, шул исәптән Шигырь бәйрәмендә катнашты. Кичә алар иҗатчылар төркемендә Арча якларында кунак булды.
Әдәбият һәм сәнгать әһелләре башта Яңа Кырлай авылына юл алды. Авыл мәдәният йортында Шигырь бәйрәме узды. Кунакларны һәм бәйрәмдә катнашучы авыл халкын, балаларны Арча районы хакимият башлыгы Илшат Нуриев сәламләде. Татарстанның 2017 елгы Тукай премиясе лауреатлары Харис хәзрәт Салихов, язучы Мәдинә Маликова, шагыйрә һәм сәнгать белгече Розалина Шаһиева Шигырь бәйрәменең түрендә булды. Казан кунакларының һәрберсенә сүз бирелде. Шигырь бәйрәме Арча районы сәнгать осталарының һәм укучы балаларның чыгышлары белән үрелеп барды.
Кичәдән соң кунаклар Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексына юл тотты. Башта
Әдәби-мемориаль музей комплексын караганнан соң, кунаклар Сәгъди абый йортына юнәлде. Монда казанлыларны «Сәгъди абый, Зөһрә апа, Апуш» үзләре каршы алды. Сәгъди абый йорты ихатасында Г. Тукайның 130 еллык юбилеена багышлап, Арча районында туып үскән шәхес Лотфулла Шәфигуллин һәм аның бер төркем фикердәшенең матди ярдәме белән парк булдырылган. Кунаклар, укучы балалар чыгышын карап, «Габдулла коесы"ның шифалы суыннан авыз иткәч, Сәгъди абый каберенә барып, чәчәкләр куйдылар.
Сәфәр алга таба шагыйрьнең туган авылы Кушлавычка — Тукаевлар
Разил Вәлиев, балаларга мөрәҗәгать итеп: «Кушлавычта, Тукай туган туфракта туу — горурлык һәм зур җаваплылык ул», — диде. Балаларга, киләчәктә дә тырышып укып, шагыйрь абыйларына лаеклы алмаш булып үсүләрен теләде.
Тукаевлар музей-йортының яңартылган экспозицияләрен караганнан соң, Шигырь бәйрәмендә катнашучылар шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф Тукаев каберенә һәм Тукай бюстына чәчәкләр салды.
Арчалылар, кайткан кунакларга рәхмәт белдереп, мондый очрашуларның дәвамлы булуын теләде.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр