Рособрнадзор дәүләт йомгаклау аттестациясен бәяләү буенча тәкъдимнәрен әзерләгән

Рособрнадзор дәүләт йомгаклау аттестациясе имтихан эшләрен бәяләү буенча тәкъдимнәрен җиткергән. Бу хакта Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сайтында хәбәр ителә.
Шул рәвешле, тәкъдимнәр буенча, төп дәүләт имтиханы катнашучысы җыярга мөмкин максималь балл күләме рус теленнән — 39, математика буенча — 32 («алгебра» модуле — 14, «геометрия» — 11, «реаль математика — 7), физика буенча — 40, химия буенча — 34, биологиядән — 46, географиядән — 32, җәмгыять белеме буенча — 39, тарихтан — 44, рус әдәбиятыннан — 23, информатика һәм мәгълъмати технологияләр буенча- 22, чит телләр буенча (инглиз, алман, француз, испан) — 70 балл тәшкил итә.
Минималь балл күләмен мәгариф өлкәсендәге төбәк хакимият органнары билгели.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр