Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
16.06.2017

Россия волейболчылары Дөнья лигасында Польша командасын отты

Россиянең ир-атлар волейбол җыелма командасы Дөнья лигасының өченче раундын җиңү белән башлады. Сергей Шляпников шәкертләре Польша җыелма командасыннан өстен чыкты — 3−0 (25:22, 25:17, 25:21).

Турнирның әлеге раунды Польшаның Катовице шәһәрендә уза. Әлегә Россия волейболчылары 7 у.е.нның өчесен генә җиңү белән төгәлли алды. Моңа кадәр ил җыелмасы Аргентина (3:0) һәм Италия (3:2) командаларын откан, ә Франция (1:3, 1:3), Болгария (2:3) һәм АКШ (0:3) волейболчыларына оттырган иде.

Төркем этабында барлыгы 9 матч уздырырга кирәк. Россия волейболчылары чираттагы уеннарны Америка Кушма Штатлары (17 июнь) һәм Иран (18 июнь) җыелма командаларына каршы уздыра. Бразилия һәм тагын 5 команда 4−8 июльдә Бразилиядә узачак «Алтылык раунды"нда катнашачак. Россия җыелмасы әлегә 7 нче урында бара.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин