Россиядә аз балалы гаиләләргә салым түләтергә ниятлиләр

Россиядә аз балылы гаиләләрне салым түләргә мәҗбүр итүләре ихтимал. Бу идея күпбалалыларга ярдәм итү максатын тота. Шундый тәкъдим белән Демография, миграция һәм төбәк үсеше институты директоры Юрий Крупнов чыккан. Ул бу тәкъдимен Владимир Путинга юллаган. Бу хакта «Известия» яза.
Крупнов идеясе буенча, «Күпбалалы гаиләләр статусы турында"гы федераль закон концепциясенең проекты үз эченә бер төркем ярдәм чараларын ала. Шул исәптән, мондый чараларга бала тәрбияләү эшчәнлеген хезмәт стажына тиңләштерү, коммуникацияләр белән тәэмин ителгән җир кишәрлеге бирү һәм Россиядә аз балалыкка салым кертү (сәламәтлек ягыннан тайпылышлар булмый торып, баласызларга һәм бер балалыларга). Салым күләме әлегә билгеләнмәгән.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр