Россиядә күп фатирлы йортларда яшәү куркынычсызлыгын арттырачаклар

2017 елда Россиядә 18 мең лифт алыштырылачак, шуларның 5 меңе — ашыгыч рәвештә, ягъни тизләтелгән алыштыру контракты нигезендә башкарылачак. Бу хакта Россия Төзелеш министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе Сергей Степашин җиткерде, дип хәбәр итә «Российская газета».
«Бу эш йортлардагы меңләгән кешенең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк», — дип билгеләп үткән Степашин. Сүз күпфатирлы йортларда яшәүче ярты миллион халыкның яңа лифтлардан файдаланачагы турында бара. Йортчыларга лифт алыштырган өчен түләргә кирәкми. Тизләтелгән алыштыру буенча кредит проекты фатир хуҗаларыннан өстәмә финанс чыгымнары сорамый.
Проектта бары 23 төбәк катнаша. Лифтлар алыштыруга бюджеттан тыш 30 млрд. сум акча тоту ниятләнә. Чагыштыру өчен, 2016 елда -12,5 мең, 2015 елда — 9,5 мең лифт алыштырылган.
Россиядә барлыгы 440 мең лифт бар. 130 меңе инде үз вазифаларын башкарган һәм алыштыруны көтә.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр