Россиядә яшәүчеләр балаларын табиб, хәрби хезмәткәр һәм юрист итеп күрергә тели

Россия халкы үз балалары өчен иң өметле эш өлкәсе итеп медицина, армия һәм юриспруденцияне саный. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыру мәгълүматлары дәлилли, дип җиткерә "Известия" басмасы.
Сораштырудан күренгәнчә, иң җәлеп итүче һөнәр булып медицинада эшләү тора. Тикшеренүләр табиб һөнәренең 10 елдан артык инде лидер булуын күрсәтә һәм шул ук вакытта аның популярлыгы елдан-ел арта баруын да җиткерә. 2005 елда Россиядә яшәүчеләрнең 12 проценты балаларын медицина институтына бирергә теләгән булса, бүген Россия халкының 35 проценты баласының шунда белем алуын тели.
Популярлык буенча икенче урында хәрбиләр тора. 2012 елда әлеге тармакны өметле дип санаучылар 6 процент кына санаган булса, хәзер аларның саны 13 процентка җиткән.
Болардан кала сораштыруда катнашучыларның 11 проценты үз балаларын һәм оныкларын юрист, һәр унынчы кеше укытучы итеп күрәсе килә икән. Шулай ук җәлеп итүче һөнәрләр арасында инженер, полиция хезмәткәре һәм төзүчеләр дәбар. Алар 5 процент чамасы тавыш җыйган.
Финансчы һәм хисапчыларның дәрәҗәсе күзгә күренеп кимегән. 2009 елда 17 процент тәшкил иткән сан, бүген 9 процент кына калган. Эшмәкәрләр белән дә шул ук хәл. 2005 елдагы 7 процент, хәзер ул 2 процентка гына калган.
Ил халкының 4 проценты гына баласының теләсә-нинди карары белән дә риза булырга әзер икәнен белдергән.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр