Россиялеләр аракыны 1 стаканга кимрәк эчә башлаган

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган елда уртача россияле, 2015 ел белән чагыштырганда, алкоголь эчемлекләрне 200 миллилитрга азрак кулланган. Бу 0,5 литр аракыга яки 5 литр сырага тиң. Дәүләт статистика федераль хезмәте спиртлы эчемлекләр сатылуның 2,4 процентка төшүен, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте «алкоголизм» диагнозы кую ешлыгының 36 процентка кимүен теркәгән. «Известия» газетасы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы докладын өйрәнеп, экспертлар фикерен белешкән.
Кайберләре әлеге тенденциянең дәүләт чараларын тормышка ашыру һәм сәламәт тормыш рәвеше таралу, икенчеләре 90нчы еллардагы демографик упкын белән аңлаткан. «Чагыштырып карасаң, 2008 елда, 1990нчы елгыларга 18 яшь тулгач, без алкоголь кулланучылар төркеме кимүен күзәтәбез: аннан 2 млн тирәсе кеше чыга, 1 млнлап кына керә», — дип аңлаткан эксперт.
Алкогольнең федераль һәм төбәк базарын өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, узган ел уртача россияле 50 литр сыра, 3,5 литр сыралы эчемлекләр, 0,7 литр аз алкогольле эчемлекләр, 3,5 литр шәраб, 2 литр шәрабле эчемлекләр, 1,1 литр шампан шәрабе, 6,7 литр аракы һәм ликер-хәмер эшләнмәләре, 0,75 литр коньяк һәм 0,25 литр виски, ром, джин, текила һәм абсент эчкән.
2016 елда абсолют алкоголь куллану күләме — 10,3 литр, 2015тә — 10,5 литр, 2014тә — 11,78 литр, 2013тә — 11,87 литр булган.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр