Хәбәрләр тасмасы
19.04.2017
Россиялеләрнең реаль керемнәре кимегән – Росстат

Россиялеләрнең реаль керемнәре, узган ел белән чагыштырганда, 0,2 процентка кимегән. Әлеге саннар бу елның өч аена карый. Мондый мәгълүматларны Дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Росстат) бастырган, дип яза «Российская газета».
Еллык күрсәткеч белән чагыштырганда, март аенда бу саннар 2,5 процентка азайган. Ә февраль аена карата, киресенчә, 1,4 процентка арткан.
Халыкның марттагы уртача акчалата кеременә килгәндә, ул 29 мең 627 сумны тәшкил иткән. Ә номиналь хезмәт хакы — 37 мең 64 сум. Шул ук вакытта хезмәт хакы буенча бурычлар, 0,6 процентка артып, 3 миллиард 635 миллион сум булган.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр