Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
13.06.2017

Сахалин баскетболчысы Россиянең иң озын кешесе дип танылды

Россиянең иң озын буйлы кешесе дип «Сахалин» командасы баскетболчысы танылды. Бу хакта Россиянең Рекордлар китабында әйтелә, дип яза «Интерфакс».

32 яшьлек спорт остасы Павел Подкользинның буй озынлыгы — 226 сантиметр. Россиянең Рекордлар китабы вәкилләре Сахалин спортчысына махсус сертификат та тапшырган. Шулай итеп, ул хәзер рәсми рәвештә илнең иң озын буйлы кешесе, дип игълан ителде.

Павел Подкользин — Новосибирск баскетбол мәктәбендә тәрбияләнгән. Профессиональ дәрәҗәдәге уенын Новосибирскиның «Сибирьтелеком-Локомотив» командасында башлый. Италия чемпионатында һәм ике сезон Милли баскетбол ассоциациясендә уйнаганы бар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин