Су тубы буенча "Синтез" ватерпол клубы катнашындагы финал уеннары трансляцияләнә

Су тубы буенча Рәсәй чемпионатының финалында Казанның "Синтез" ватерпол клубы сигезенче апрельдә Волгоградның “Спартак-Волгоград” командасына каршы беренче уенын үткәрә. Бу көрәшне "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы трансляцияли.
Рәсәй чемпионатының финал уеннары Казанның "Оргсинтез" бассейнында башланып китә. Һәр командага Рәсәй чемпионы исеменә лаек булу өчен ике җиңү таләп ителә. Беренче уен сигезенче апрельдә Казанда үткәрелсә, җавап уеннары Волгоград шәһәрендә уза. Көчле көндәшләрдән саналган “Спартак-Волгоград” командасы регуляр чемпионатның җиңүчесе санала. Волгоград ватерполчылары шул уңышлары өчен финал уеннарында үз суы өстенлекләрен саклый.
Су тубы буенча Рәсәй чемпионатының финалында Казанның "Синтез" клубы катнашындагы уенның трансляциясен "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында сигезенче апрель көнне 18:00 сәгатьтә карый аласыз.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр