Сугыш чоры балалары ток-шоу бәхәсендә катнаша

Пәнҗешәмбе, 4 нче май, «Таяну ноктасы» тапшыруында «Сугыш чоры балалары» темасын игътибар үзәгенә алалар. Студиянең кунаклары сугыш чорының барлык ачысын һәм төчесен балачактан ук татыган чын сугыш чоры балалары була. Сугыш чоры балалары тормыш-яшәеш үзгәрешен ничек бәяли һәм яшь буынга аларның ышанычы зурмы? Бу сорауга җавапны өченче май кичендә «Таяну ноктасы» тапшыруын карап белә аласыз.
Сугыш чоры балаларының борчулы мәсьәләләргә таяну ноктасын эзләүләре җавап көткән күп билгесез сорауларга ачыклык өсти. Сугыштан соңгы елларда да җиңел яшәү рәвеше сугыш чоры балаларының ишеген шунда ук килеп шакымаган. Сугыш тәмамланып, озак еллар үткәнннән соң да, зур афәт китергән зыян чор тормышын җиңеләйтүгә тоткарлыклар өсти. Сугыш урлаган балачак — башкача бу чор балаларының олы тормышка шул тикле кечкенәдән басуларын аңлатып та булмас. Мөһим һәм файдалы киңәшкә корылган әңгәмәне «Таяну ноктасы» тапшыруында карамыйча калмагыз.
Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 4 нче май, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр