Хәбәрләр тасмасы
05.05.2017
“Сугышчан дан” музее урнашкан авыл “Башваткыч”та катнаша

Киләсе «Башваткыч» тапшыруында Биектау районы Ямаширмә авылы үзэшчәннәре катнаша. Тарих белән сугарылган авылда «Сугышчан дан» музее урнашкан. Музей 146 нчы укчы дивизия тарихын чагылдыра.
Музейның нигезен 1941 нче елның азагында Казанда оешып, Берлинга кадәр барып җиткән Остров шәһәре исемендәге Суворов орденлы 146 нчы укчы дивизия һәм шул дивизиянең Ямаширмә авылында формалашкан 280 нче артиллерия полкы турындагы материаллар тәшкил итә. Бүген музейда 25 бүлек бар, аларда күп экспонатлар тупланган. Бу экспонатларның күбесе дивизия сугышкан җирләрдән — Калуга һәм Псков өлкәләреннән, Эстониядән алып кайтылган.
Зур тарих тупланган һәм Бөек Җиңүгә үзеннән олуг өлеш керткән Ямаширмә авылы белән сез 7 нче май «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 18:00 сәгатьтә «Башваткыч» тапшыруында таныша аласыз.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр