Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
15.07.2019

Татар телен яклау өчен Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәкме?

СОлНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков Русия республикаларының дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны сорап Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә Стсбургка мөрәҗәгать итте.

— Мин Страсбургка Европа судына мөрәҗәгать иттем. Без төрле вариантларны сынап караячакбыз, ә бу Халыкара бергәлекне әлеге проблемага җәлеп итү дигән сүз. Чөнки безнең Татарстанда бу иң куркыныч проблема түгел дип саныйм. Татарстан авылларында татар телендә сөйләшәләр, Мәскәүдә нинди генә халләр. Халыкның кече телләре юкка чыга. Шул ук вакытта федерация үзәге телләргә бу процесс карата мөнәсәбәте артачак һәм бу иң куркынычы. Халыкара берләшмә - ул игътибар җәлеп итүнең реаль мөмкинлеге -, ди Павел Шмаков.

2017 елда мәктәпләрдә татар телен укытуны чикләү башланганнан соң «СОлНЦе» мәктәбе татар теле дәресләрен киметмәде һәм шул сәбәпле штрафка тартылды. Мәктәп мөдире Павел Шмаков моның белән килешмәде һәм мәхкәмәләр юлына басты.

Мәхкәмәләрнең берничә дәрәҗәсен үтеп, Шмаков Русия югары мәхкәмәсенә дә мөрәҗәгать итте. Хәзерге вакытта исә ул Страсбургтагы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять җибәрергә җыена. Белем бирү оешмасының республиканың дәүләт телен мотлак укыту хокукы бар дип саный Шмаков.

— Безнең мәктәпләрдә татар теле укытыла. Ләкин бу башка дәресләр урнына бара, ягъни финанслау ягыннан бу кыен. Бюджет сәгатләренә түгел, балалар түгәрәкләрен кертергә, ягъни бу өстәмә түгәрәкләр иганә акчаларына үткәрелә. Әмма татар телен барлык балалар да өйрәнә, һәм бу аларның милләтенә бәйле түгел, — диде Шмаков.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин