Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
28.05.2019

Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете үткәрү вакыты билгеләнде

4 июньдә бар мөселман дөньясы бөек бәйрәм — Гайдел-Фитыр — Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

Татарстан Республикасының барлык авыл һәм шәһәр мәчетләрендә гает намазлары укылачак, балалар өчен бәйрәм чаралары узачак. Моннан тыш, Диния Нәзарәте бәйрәм намазына кадәр фитыр сәдакасын биреп бетерергә кирәклеге турында исә төшерә.

Быел фитыр сәдакасы бер кешедән — 100 сум, ә зәкят чыгаручылардан — 600 сум күләмендә билгеләнде.

Татарстанда зур шәһәрләр өчен Ураза гаете вәгазьләре 6:30 минутка, Ураза гаете намазы иртәнге 07:00-гә билгеләнде, ә район үзәге һәм авыл җирлеге мәчетләрендә гаетне кояш чыгып 30 минут узгач яисә мәхәллә халкының карары белән билгеләү тәкъдим ителә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин